Улан-Удэда WorldSkills флагын флэшмоб белән каршы алганнар

Флаг Россиянең 24 субъектында булганнан соң, Татарстан буенча сәяхәт итәчәк.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). WorldSkills флагы Улан-Удэ шәһәренә барып җиткән. Эшче һөнәрләр чемпионаты символын Бурятиядә флэшмоб белән кабул иткәннәр. Бу турыда «WorldSkills Kazan 2019» 45нче дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.Бурятиядә флагка “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты ябылу тантанасында хөрмәт күрсәткәннәр. Моннан тыш, флагны саклаучылар студент-активистлар оештырган флэшмобта катнашкан. Эстафета 2017 елда, ә Россия этабы 2018 елның августында башланды. Флаг Россиянең 24 субъектында булачак. Аннары Татарстан буенча сәяхәт итәчәк.«Татар-информ» агентлыгы «WorldSkills Kazan 2019» флагы Бурятиядә буддачылар гыйбадәтханәсендә булачак, дип хәбәр иткән иде.