Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын булдырырга телиләр
“Пешекче һөнәре зур осталык сорый”, - ди В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын булдырырга телиләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова хәбәр итте.
Спикер, легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан Милли кулинария елы кысаларында, берничә чара уздырырга ниятләүләре турында әйтте. “Без Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, безнең университет базасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын оештырырга телибез. Мондый мәйданчыкның төп бурычы – белгечләрне әзерләү, яңадан укыту, җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, яшь профессионаллар стажировкасы, мастер-класслар уздыру”, - диде ул.
Асия Тимирясова әйтүенчә, мондый мәйданчыкны булдыру идеясе очраклы гына тумаган. “Без Россиянең башка төбәкләре, татар диаспоралары тарафыннан милли кухня идеяләрен популярлаштыруга кискен ихтыяҗ тойдык. Милли кулинария елы кысаларында бу проектны гамәлгә ашырырбыздип уйлыйм. Юныс Әхмәтҗанов үзе дә: “Пешекче ул – артист, табиб, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан да тора”, - дип гел әйтә торган иде. Шуңа пешекче һөнәрен кимсетергә ярамый, бу зур осталык сорый торган һөнәр”, - дип белдерде ректор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз