news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа клубы» исемле яңа проект гамәлгә ашырыла башлады

Хәзер инде татарча газета-журналларны, китапларны яздырып кына түгел, сатып алып та була.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татмедиа» җәмгыяте «Татмедиа клубы» @tatmedia_club дигән яңа проектны гамәлгә кертте.

Журналист Динара Әхмәт проектның әһәмияте турында «Инстаграм» аккаунтында язган. Ул проектның асылы татар басма матбугатын укучыларга тиз арада җиткерүдә булганын әйтә.

«Нинди дә булса оешма начар хезмәт күрсәтә башласа, без аны тизрәк сүгәргә ашыгабыз, зарланабыз. Шул почта бүлекчәләрен генә алыйк, җәмәгать. Алар инде тәмам төпкә төште. Ләкин почта эшләми, дип зар елап утырудан файда юк. „Татмедиа“ җәмгыяте почта бүлекчәләре белән килеп чыккан проблемаларны тиз хәл итте. Хәзер инде татарча газета-журналларны, китапларны яздырып кына түгел, сатып алып та була», — дип язган.

Клуб барлыкка килгәненә аз гына вакыт узса да, ул клубка кушылучылар шактый булганын искәртә. «Бу клуб вәкилләренә зур мөмкинлекләр бирә торган проект: яңа китап, газета-журналларны беренче булып укыйлар; „Татмедиа“ белән килешү төзеп, газета-журналларны укучыларга ирештерәләр һәм шуның нәтиҗәсендә өстәмә керем алалар; актив булган өчен бүләкләнәләр, аларга концерт-театрларга билетлар, Бәкер шифаханәсенә юллама, iPhone һәм башка кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән», — ди.

Шулай ук, Динара Әхмәт сүзләренчә, проект нигезендә яңа дуслар табу, бушлай белем алу, «Татмедиа» оештырган корпоративларда танылган шәхесләр белән очрашуларда катнашу мөмкинлеге бар.

Балтач районы Норма авылы китапханәсендә проектның тәүге җанлы очрашуы узган. «Чарада халкыбызның яраткан язучысы Нәбирә Гыйматдинова да катнашты. Район китапханәчеләре, мәктәп укучылары, авыл халкы, „Татмедиа клубы“ проекты ярдәме белән, Татарстанның халык язучысы белән турыдан-туры аралашу бәхетенә иреште», — дип хәбәр итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100