news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондында кемнәрнең лаеклы ялга 50 яшьтән чыга алуы хакында сөйләделәр

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күләмдә – 8,6 процентка индексацияләргә кушкан иде.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Өчтән күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды хәбәр итә.

 Әйтик, биш бала тәрбияләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 50 яшьтән чыга алачак. «Кирәкле иминият стажы — 15 ел», — диелә ведомствоның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

 Әгәр гаиләдә өч бала икән, хатын-кызларның пенсиягә — 57, дүрт бала булса 56 яшьтән чыгу мөмкинлеге бар.

 Элегрәк экспертлар эш стажы зур булган һәм даими эш урыны булмаган пенсия алды яшендәге кешеләр дә лаеклы ялга вакытыннан алда чыга ала дип белдергән иде.

 Россия Президенты Владимир Путин элегрәк пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күләмдә — 8,6 процентка индексацияләргә кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100