news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән

Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.

Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән
Солтан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда узган елның апрель аеннан ана (гаилә) капиталы алу өчен проактив режимда 21 мең сертификат бирелгән.

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель уртасыннан ЗАГС бердәм дәүләт реестры мәгълүмати системасы белешмәләре буенча сертификатларны проактив режимда бирергә керешкәннәр.

«Барлыгы 21 мең сертификат тапшырылды, әлеге күрсәткеч 15 апрельдән бирле ЗАГС бердәм дәүләт реестрына килгән барлык мәгълүматларның 97 процентын тәшкил итә», — диелгән хәбәрдә.

Узган ел республика өчен рекордлы булган — Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре 300 меңенче сертификат тапшырган. Ул шулай ук автомат рәвештә рәсмиләштерелгән.

Гамәлдәге закон нигезендә ана капиталы акчасыннан файдалану өчен биш юнәлеш каралган. Торак шартларын яхшырту республикада әле һаман да иң популяр юнәлеш булып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100