news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты

Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.

Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар һәм 1965 елның беренче яртыеллыгында дөньяга килгән хатын-кызларга гомуми нигездә пенсия билгеләячәк.

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсияне 61 яшь тә 6 ае тулган ир-атлар һәм 56 яшь тә 6 ае тулган хатын-кызлар ала башлаячак.

«Моннан тыш, аларның 12 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм 21дән ким булмаган пенсия коэффициенты булырга тиеш», — диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, пенсия законнары белән 42 ел стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык стажга ия булган хатын-кызлар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү каралган.

«Татар-информ» агентлыгы узган елда Татарстанда, барлык индексацияләрне дә исәпкә алып, пенсиянең уртача күләме 1000 сумга артуы хакында хәбәр иткән иде. Бүген республикада яшәүче 1,1 миллионнан артык кеше пенсияне тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100