news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Геннадий Зерцаловның бөтен гомере кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде

Габдулла Тукай исемендәге филармония бинасында КПССның Казан шәһәре комитетының элеккеге беренче секретаре белән хушлашу мәрасиме узды.

Песошин: Геннадий Зерцаловның бөтен гомере кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе бинасында КПССның Казан шәһәр комитетының элеккеге беренче секретаре Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрасиме узды.

Хушлашу мәрасимендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Геннадий Зерцалов Татарстан Республикасы башкаласы һәм республиканың социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның үлеме - Татарстан өчен зур югалту.

«Геннадий Иванович Зерцаловның бөтен гомере кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде. Ул һәрвакыт хөрмәткә лаек кеше булды», — диде ТР Премьер-министры.

Геннадий Зерцалов Казанның Самосырово зиратында җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100