news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак

Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2022 елның 1 гыйнварыннан җанварларны төрле күңел ачу тамашалары өчен куллана торган барлык субъектлар лицензия алырга мәҗбүр ителә.

Бу хакта коллегия утырышында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев хәбәр итте.

«Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча 35 мөрәҗәгать килеп иреште. Прокуратура органнары белән контроль-күзәтчелек чараларын уздырып, федераль закон таләпләре бозылуын ачыкладык», — диде ведомство башлыгы.

Илнур Галиев хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылганын әйтте. «2020 елда хайваннарны тотып карап була торган ике контактлы зоопарк эшен туктатты», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100