news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты

Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме 4 856 сум тәшкил итәчәк, ә узган ел ул 4 686 сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте.

«ТР Президенты ярдәме белән без 2020 елның 1 июненнән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр бирә башладык. Бу түләү Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кертелде, әмма илле процентын республика финанслый. Узган ел 50 меңнән артык бала әлеге түләүләрне алды», - диде ул.

Фаразлаулар буенча, төбәккә түләүләр өчен өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100