news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты

Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда беренче балага айлык түләү күләме 9 713 сумга кадәр арткан.

Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте.

«Узган елдан беренче балага айлык түләү тәртибе үзгәрде. Гаиләгә түләү күләме ике яшәү минимумына кадәр арттырылды. 2020 елда өч кешедән торган гаилә 61 674 сум кереме булганда, гаилә балага яшәү минимумы күләмендә ярдәм дәгъва итә ала иде. Быел балага бу түләүләр дәвам итәчәк. Пособие артты һәм 9 713 сум тәшкил итә», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2020 елда Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына бары тик Республика Хезмәт министрлыгы линиясе буенча гына да 19 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, 29 процентка күбрәк. Бу икътисади вазгыять һәм коронавирус инфекциясе белән бәйле иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100