news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина иминияте буенча дарулар өчен акча алуның 18 очрагы ачыкланган

Сәрия Сабурская ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү белән бәйле проблемалар килеп чыккан очракларны анализлауны сорады.

Татарстанда медицина иминияте  буенча дарулар өчен акча алуның 18 очрагы ачыкланган
архив

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда узган ел иминият медицина оешмалары мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча тиеш булган дару препаратлары өчен пациентлардан акча алуның 18 очрагын ачыклаган. Бу хакта бүген Казанда узган утырышта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

Кешеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, омбудсмен республиканың Азнакай һәм Менделеевск районнарында ике очракка игътибар итте. «Мондый хокук бозу латентлы булырга мөмкин дигән фактны исәпкә алып, ТР сәламәтлек Саклау министрлыгыннан үзәк район хастаханәләренең әлеге дарулар белән тәэмин итү вазгыятен анализлауны сорауны максатка ярашлы дип саныйбыз», - диде ул.

«Кызганыч, мөрәҗәгать итүчеләр арасында кирәкле дару препаратларын алу хокукы кире кагылмаган кешеләр бар, ә сату мәсьәләсе бары тик финанс яссылыгында гына ята. Болар, барыннан да элек, орфан авыруларыннан интегүче кешеләр», - дип өстәде Сабурская.

Узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 4713 шикаять һәм мөрәҗәгать кергән. 2018 елда алар 3523 булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100