news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләр рейтингын төзегән

Исемлектә якынча 180 автомәктәп тәкъдим ителә, аларның тулы исемлеген ведомствоның рәсми сайтында табарга мөмкин.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләр рейтингын төзегән
архив

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан ЮХИДИ автомәктәпләрнең рейтингын төзеде. Бу мәктәпләрдә укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны беренче тапкырдан тапшырган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул хакта сөйләделәр.

Рейтинг 180нән артык автомәктәп укучыларының беренче тапкырдан теория һәм практика буенча имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча төзелгән. Уку йортларының тулы исемлеге Татарстан ЮХИДИ сайтына куелган.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә автомәктәп сайлаганда рейтинг белән танышырга, ә уку йортлары башлыкларына нәтиҗә ясарга һәм җитешсезлекләрне бетерергә киңәш итәләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot