news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада быел йөзенче булып туган бала әнисе белән өенә чыкты

Яшь гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Түбән Камада быел йөзенче булып туган бала әнисе белән өенә чыкты
tat.e-nkama.ru

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Түбән Камада туган йөзенче бала әнисе белән бергә өенә чыгарылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сабый 14 гыйнвар көнне 18:12 сәгатьтә дөньяга килгән, аңа Ангелина исеме кушканнар. Бәләкәчнең авырлыгы -2660 грамм, буе - 49 см.

Баланың әтисе, Евгений Красноперов, «Таиф-НК» компаниясендә эшли, әнисе Надежда – хуҗабикә.

Яшь гаиләне бу истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм «Таиф-НК» вәкилләре котлады.

Яшь гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылган.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100