Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда туып-үскән Эльмир Таһиров РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары булды
Элек Эльмир Таһиров Россия Хөкүмәтенең халыкара хезмәттәшлек департаментын җитәкләде.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда туып-үскән Эльмир Таһиров РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны илнең яңа Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Эльмир Таһиров 1970 елда Казанда туган, 1993 елда МГИМОда халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган.
1993-1999 елларда РФ Тышкы эшләр министрлыгында һәм Россиянең Омандагы илчелегендә эшли. 1999-2002 елларда Тышкы эшләр министрлыгының икенче секретаре, аннан беренче секретаре була. 2002 елдан 2008 елга кадәр Россия илчелегенең АКШтагы беренче секретаре, киңәшчесе, өлкән киңәшчесе булып эшли.
2008 елдан 2012 елга кадәр РФ Хөкүмәтенең халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры урынбасары була. Ә 2012 елда бу департаментны җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз