news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы аталарга пенсия яшен киметергә тәкъдим итәләр

Россиядә пенсия яше этаплап биш елга артачак.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртия Республикасы Дәүләт советы Дәүләт Думасына яңа закон проекты керткән. Аның буенча күп балалы аталарга пенсиягә вакытыннан алдан чыгарга мөмкинлек бирү карала. Бу турыда Парламентның түбәнге палатасының мәгълүмат базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Алдарак кабул ителгән закон буенча, Россиядә пенсия яше этаплап биш елга артачак. Ул ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь була.

«Реформаны йомшарту өчен, 3 яки 4 бала тапкан хатыннарга пенсиягә алданрак чыгу мөмкинлеге бирелә. Яңа закон проектының төп максаты — ир-атлар өчен пенсия яшен арттыру нәтиҗәләрен йомшарту», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100