news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми

Шулай да, февраль, гыйнварга караганда, бераз салкынрак булыр дип фаразлана.

Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел февраль аенда да зәмһәрир салкыннар булуы көтелми. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Февраль гыйнварга караганда салкынрак булса да, көчле суыклар көтелми. Көнбатыш-көнчыгыштан һава күчеше чигенмәячәк, шуның аркасында февральдә дә җылы булачак», — диде.

Ул 2007 елда гыйнварның икенче декадасында һава температурасы быелгыча югары торганын, ләкин 25 гыйнварда минус 15 градус булганын искә төшерде. «Ничек кенә булса да, февраль гыйнварга караганда бераз кышкычарак булыр дип фаразлыйбыз», — диде Юрий Переведенцев.

Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, җылы гыйнвар артыннан гадәттә 46 процент очракта җылы февраль килә.

Быел гыйнвар аенда температура нормадан 10-12 градуска югары булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100