news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елдан пенсия тупланмаларының яңа системасын кертәчәкләр

Бу яңалык россиялеләргә үз теләге белән дәүләтнеке булмаган фондларга акча күчереп, мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче ярдәмендә тупланма булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Тупланма пенсиянең яңа төре — гарантияләнгән пенсия планы (ГПП) - 2022 елдан эшли башларга тиеш. Бу хакта Үзәк Банк рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Система 2022 елның 1 гыйнварында эшли башлаячак, дип күзаллана» - дип сөйләде Дәүләт Думасында узган киңәшмә барышында Швецов.

Аның сүзләренчә, февраль урталарында проект буенча җәмәгатьчелек фикер алышуын төгәлләү һәм фикер алышу нәтиҗәләрен үз эченә алган редакцияне бастырып чыгару планлаштырыла. Документны Дәүләт Думасына быел көзге сессия башында карауга кертергә ниятлиләр.

Яңа система, акча ирекле рәвештә дәүләтнеке булмаган фондларга күчерелеп, россиялеләргә мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче ярдәме белән тупланма булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Гарантияләнгән пенсия планы счетларыннан файдаланучыларга берничә салым ташламасы бирелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100