news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә кафелар төнге 3кә кадәр эшләячәк.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, җәмәгать туклануы нокталарының эшләү вакытына карата чикләүләр йомшарса да, алар клиентларны QR-код белән генә үткәрергә тиешләр.

Җәмәгать туклануы нокталарына төнге сәгать 1гә кадәр эшләү рөхсәт ителде, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә төнге 3кә кадәр эшләү мөмкин. Кафе-ресторан хезмәткәрләре барысы да прививка ясаткан булырга тиеш. Өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 ераклыкта урнаштыру зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot