Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 540тан артык кеше гараж амнистициясеннән файдаланган
Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе тарафыннан гараж амнистиясе буенча 540 артык күчемсез милек объекты теркәлгән. Алар — 408 гараж һәм 133 җир кишәрлеге. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде.
«Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә. Милек хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибеннән файдалану өчен, гражданга гариза һәм тиешле документлар белән күчемсез милек объекты урнашкан урындагы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде ул.
Нәкъ менә башкарма комитет җир участогы бирү турында карар кабул итәргә һәм документларны Росреестрның Татарстан идарәсенә җибәрергә тиеш.
«Гараж амнистиясе Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә, Әлмәт, Чистай һәм Нурлат районнарында яшәүчеләр арасында популяр», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз