news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсияләрнең тупланма өлеше 2024 елга кадәр үзгәрешсез калачак

Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрнең тупланма өлешенә кагылышлы законны имзалады.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрнең тупланма өлешен «туңдыруга» кагылышлы законга кул куйды. Ул 2024 елга кадәр озайтылды, канун хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Шулай итеп, 2024 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взносларын исәпкә алу үзгәрмәячәк, ул 2014 елдан 2023 елга кадәрге кебек калачак. Законны кабул итү федераль бюджеттан РФ Пенсия фондына трансфертны 773 млрд сумга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия халкы пенсияләренең тупланма өлешен үзгәртү 2014 елда туктатылган иде. Шул мизгелдән гражданинның хезмәт хакының 6 процентын тәшкил иткән акча иминият өлешенә — хәзерге пенсионерларга түләүләргә бара.

2014 елга кадәр Россия халкы акчаларны нишләтәсең мөстәкыйль билгеләде: тупланмаларны формалаштыругамы яки иминият өлешенә тапшырыргамы. Болай эшләү түләү күләмен исәпләү өчен балларны арттырырга мөмкинлек бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100