news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Яңа елны гаилә мохитендә каршы алырга киңәш итте

ТР Премьер-министры урынбасары район-шәһәр җитәкчелеге белән дә бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр булганын әйтте.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева быел татарстанлыларга Яңа елны гаилә мохитендә каршы алырга киңәш итте.

«Яңа елын гаилә белән уздырырга өндибез. Муниципаль районнар белән шул юнәлештә эшләдек. Яңа ел — Гаилә бәйрәме, шул гаилә традицияләренә кире кайтырга мөмкинлек бар», — диде Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта. 

Ул якыннарның сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш итте. Аеруча вакцинация узмаган, моңа табиб кичектерүе турында белешмәсе булган 60 яшьтән узганнарны кайгыртырга кушты. 

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, республика халкына, туристларга күрсәтмәләрнең берсе — мөмкин кадәр вакытны күбрәк саф һавада уздыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100