news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы гаиләләр дәүләт программасы буенча яңа фатирлар алды

Дәүләт хисабына 2020 елда күп балалы 46 гаиләгә яңа фатирлар бирелде.

Татарстанда күп балалы гаиләләр дәүләт программасы буенча яңа фатирлар алды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте быел күп балалы 46 гаиләне, гомуми мәйданы 4,3 мең квадрат метрны тәшкил иткән, яңа тораклар белән тәэмин итте.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Татарстанның Дәүләт торак фонды төзегән йортлардан барлыгы 68 фатир бирелде.

«Күп балалы гаиләләр — башкаларга үрнәк», — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләне өй туе белән котларга килгәч.

Кайбер гаиләләргә берьюлы берничә фатир бирелде. Мәсәлән, Яшел Үзән районындагы ун балалы гаилә дүрт фатир алды: икесе — ике бүлмәле, калган икесе — бер бүлмәле.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча, ТР Дәүләт торак фонды күптән түгел 255 фатирдан торган яңа йортны файдалануга тапшырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100