Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Иске Байсар авылында беренче метан газы ягулык станциясе ачылды
Ул Татарстан Республикасының дәүләт программасы кысаларында төзелгән.
(Актаныш, 21 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Бүген Актанышның Иске Байсар авыл җирлегендә онлайн-форматта тантаналы рәвештә метан газы ягулык станциясе ачылды. Ул Татарстан Республикасының дәүләт программасы кысаларында төзелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда уннан артык газ ягулыгы станциясе эшли.
Онлайн-форматта, бу объектны Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов ачты. Ачу тантанасы берьюлы республиканың Актаныш, Норлат, Зәй һәм Минзәлә районнарында үтте.
Станция, Иске Байсар авылында туып үскән «Каматранснефть» ҖЧҖнең генераль директоры Рәдис Һашимов ярдәме белән сафка басты. Метанның төп өстенлеге — бәясе түбән булу һәм зарарлы матдәләр аз булуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз