news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондында гыйнвар пенсияләрен түләү срокларын әйттеләр

Гыйнвар пенсияләрен алданрак — декабрь азагында бирә башлаячаклар.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә гыйнвар пенсияләрен вакытыннан алда, декабрь ахырында түли башлаячаклар. Әлеге карарны Пенсия фонды идарәсен кабул иткән. Бу турыда оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

«25 декабрьдән башлап Пенсия фонды бүлекчәләре Россия Почтасы, ә 27 декабрьдән кредит оешмалары, шулай ук Сбербанк аша пенсия түләүне башлаячак», — диделәр Пенсия фондында.

Ә пенсияләрне банк карталарына алучы пенсионерларга гыйнвар акчалары 30 декабрьдә күчереләчәк. Почта аша пенсия алучыларга аларны стандарт график буенча — киләсе елның 3 гыйнварыннан тарата башлаячаклар.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләрен 6,6 процентка арттыру турында хәбәр итте.

Бу үзгәреш үзмәшгуль пенсионерларга да кагылачак, чөнки алар мәҗбүри иминият взнослары түләми. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре бары тик 1 августтан гына артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100