Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт хәрби хезмәт турындагы законга кертелгән үзгәрешләрне раслады
Закон проекты офицерлар һәм прапорщиклар өчен бер елга яңа контракт төзү хокукын чикләүне күздә тота.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте фәннәр кандидаты яки докторы дәрәҗәсен алу өчен югары уку йортларында укучы офицерлар һәм прапорщиклар өчен бер елга контракт төзү хокукларын чикләүне раслады. Бу хакта РИА Новости яза.
Закон проекты хәрби хезмәтне үтү тәртибен камилләштерү, офицер яки прапорщик исеменә ия булган хәрби хезмәткәрләр белән хезмәт итү турында яңа контракт төзү срокларын ачыклау, шулай ук югары белем хәрби мәгариф оешмасына яисә фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация әзерләү өчен фәнни оешмага алынган хәрби хезмәткәрләр белән контракт төзү вакытын аныклау максатларында эшләнгән.
Закон проекты офицерлар һәм прапорщиклар өчен бер елга яңа контракт төзү хокукын чикләүне күздә тота. Шул ук вакытта үзгәрешләр рядовой һәм сержант составы хәрби хезмәткәрләр өчен яңа контракт төзү срокларын билгели торган хокукый нормаларга, шулай ук яше узганнан соң да хезмәт итүчеләргә кагылмаячак.
«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 38 Федераль законга үзгәрешләр кертү» проектын хупларга һәм билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз