news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДРКБ табиблары яман шеш белән авырган баланы умыртка сөяге таркалудан саклап калган

Башта мондый операцияләр бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург хастаханәләрендә генә ясалган.

ДРКБ табиблары яман шеш белән авырган баланы умыртка сөяге таркалудан саклап калган
ДРКБ

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре яман шеш белән авырган баланың умырткасы какшауны булдырмый калды. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сигез яшьлек кыз баш сөяге гистиоцитозы диагнозы белән ике ел дәвамында онкологта исәптә тора. Әлеге авыру сөяк системасын җимерә.

Көз көне баланың биле авырта башлый һәм аңа гел ятып торырга туры килә. ДРКБда компьютер томографиясе ясагач, табиблар гистиоцитоз аркасында умырткалыкның какшавын ачыклый.

Элек мондый диагнозлы пациентлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург хастаханәләренә җибәрелгән. Әмма яңа кораллар һәм җиһазлар ярдәмендә мондый операцияләрне ДРКБда да ясый башладылар.

Операциядән соң кызның авыртулары беткән, ул үзлектән йөри башлаган. Киләчәктә пациентка махсус конструкция куярга туры киләчәк. Ул умырткалыклар арасында урнашачак һәм аларның оптималь халәттә тотачак.

«Мондый очраклар онкология авырулары, туберкулез вакытында, имгәнүләр булганда һәм травмалар нәтиҗәсендә пациентка дөрес дәвалау билгеләнмәгән булса очрый. Умыртка баганасы асептик некрозга, ягъни җимерелүгә дучар була», — диде ДРКБның травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100