news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән прокуратурасы инвалидка электр күтәрткеч урнаштыруда ярдәм иткән

62 яшьлек беренче төркем инвалид 2016 елдан бирле Яшел Үзәннең Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортта гомер итә.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән прокуратурасы коляскада хәрәкәт итүче инвалидка электр күтәрткеч урнаштыруда ярдәм иткән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

62 яшьлек беренче төркем инвалид 2016 елдан бирле Яшел Үзәннең Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортта гомер итә. Йорт подъездга һәм лифтка керү өчен пандуслар белән җиһазландырылган, әмма лифт һәм ишек арасында инвалидка подъездтан чыгу өчен кирәкле вертикаль күтәрткеч булмаган.

Прокурорлар шәһәр Башкарма комитетыннан электр күтәрткеч урнаштыруны таләп итсә дә, аларның үтенеченә колак салмаганнар.

Шуңа бәйле рәвештә прокурорлар судка мөрәҗәгать иткән һәм күтәрткечне урнаштырганнар. Инвалидның бозылган хокукларын кире кайтаруны күзәтчелек ведомствосы үз контроленә алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot