Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде
Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару эше дәвам итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.
Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы "Дружба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 50 хезмәткәре алдында 632,7 мең сумлык бурычын кайтарды.
Балтач муниципаль районында үз эшчәнлеген күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендә алып баручы "Балтач" җаваплылыгы чикләнгән җәсгыять 2 хезмәткәренә 156,7 мең сумлык әҗәтен каплады.
Балтач районында үз эшчәнлеген эшкәртү тармагында җәелдергән "Ушма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 18 хезмәткәр алдында 110,0 мең сумлык бурычын түләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз