Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда янгыннарда зыян күргән татарстанлылар 37 миллион сум күләмендә компенсация алган
Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен максатчан финанс резервында 7,5 миллион сум акча бар.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстанда ел башыннан алып янгыннарда зыян күргән кешеләргә 37 миллион сум күләмендә компенсация түләнгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шул хакта хәбәр итте.
«2018 елда куркынычсызлык проблемаларын хәл итү өчен ТР Министрлар Кабинеты финанс резервыннан 180 миллион сум акча бүленде. Шуның 37 миллионы янгыннарда зыян күргән гражданнарга компенсация түләүгә тотылды», - дип искәртте Рафис Хәбибуллин.
Моннан тыш, Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен максатчан финанс резервында 7,5 миллион сум акча бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз