Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акчаны 28 гыйнвардан да соңармыйча бирәчәкләр
Россия пенсионерларына өстәмә түләнәчәк 5 мең сум акча 2017 елның 13-28 гыйнвар көннәрендә тапшырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Россиядә пенсионерларга 2017 елның гыйнварында вәгъдә ителгән 5 мең сум күләмендә бер тапкыр өстәмә түләү 28 гыйнвардан да соңга калмыйча тапшырылачак, дип хәбәр итә Interfax.ru агентлыгы Россия Пенсия фондына сылтама белән.
Өстәмә түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга 2017 елның 13-28 гыйнвар көннәрендә тапшырачаклар. Әгәр дә пенсионер үзенең пенсиясен, гадәттә, айның беренче яртысында, әйтик, айның 3-12 көннәрендә ала торган булса, өстәмә түләнүче 5 мең сумны аңа 13 гыйнвардан соң, ләкин 28 гыйнвардан да соңармый алып киләчәкләр. Димәк, мондый очракта пенсионерлар гыйнварда ике тапкыр пенсия алачак – башта үз пенсиясен, аннан соң бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны, дип ачыклык керткәннәр Пенсия фондында.
Мәгълүм булганча, әлеге 5 мең сум акча 2016 елның икенче яртысына планлаштырылган пенсияләрне индексацияләү урынына түләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз