news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Батров чиркәүләргә ут төртү хакында: “Бу җинаятьләрнең исламга катнашы юк”

“Бу җинаятьне милләт һәм дин белән бәйләү зур хата. Җинаять эшләүгә дин этәрми”, - дип ассызыклады ул.

 (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). “Бу җинаятьләрнең исламга катнашы юк”, - дип белдерде бүген журналистларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров. Республикада чиркәүләргә ут төртү уңаеннан туган вәзгыятьне һәм бу җинаятьләрнне кылуда гаепләнүчеләренең туганнары ТР Мөфтиенә мөрәҗәгатен шулай дип шәрехләде ул.
“Бу җинаятьне милләт һәм дин белән бәйләү зур хата. Җинаять эшләүгә дин этәрми”, - дип ассызыклады ул.
“Бу эшләрне башкарырга тырышучылар безнең арадагы шайтаннар. Алар рухи кыйммәтләргә ия түгел. Мондый явызлыкны эшләү, ун меңләгән бер гаепсез кешеләрне юк итәргә омтылу өчен нинди булырга кирәклеген күз алдына да китерә алмыйм”, диде ТР мөфтие беренче урынбасары.
Дин эшлеклесе хокук саклау органнарының чын җинаятьчеләрне эзләвенә ышана, чөнки мондый гамәлләрнең кабатлануы беркемгә дә кирәк түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot