Игра районы татарларын алда зур эшләр көтә

Игра районы татарларын алда зур эшләр көтә

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Удмуртия Республикасының Игра районы Мәдәният йортында районда татар милли-мәдәни оешмасы төзелүгә бер ел тулуны билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан оештырылган тантанада әлеге оешма рәисе Наилә Касыймова бер ел эчендә башкарылган эшләре буенча хисап тотты.

«Бер ел элек бу оешманың рәисе итеп сайлангач та, башта кая барып бәрелергә белмәдем. Иң элек телефон белешмәләре китабыннан татар милләтеннән булган фамилияләрне эзләп табып, чылтырата башладым. Кызганычка каршы, «Я татарский язык не знаю», - дигән җаваплар гына ишетергә туры килде. Шулай эзләнә-белешә торгач, оешмабызга ярдәм итәргә әзер торган милләттәшләребезне очраттым. Алар белән бергә утырып сөйләшкәч, киңәшләшкәч, эшләребез уңай якка таба борылыш алды. Шуннан җиң сызганып эшкә тотындык һәм бер ел вакыт үтеп киткәнен дә сизми калдык. Шул бер елда без милләттәшләребез белән бергә тупланып Яңа ел бәйрәмен, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын һәм дини бәйрәмнәребезне үткәрдек. Бу чараларны зурлап үткәрүгә үзләреннән матди өлеш керткән милләттәшләребездән Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәшит Абашевка һәм шулай ук Тәнзилә Романовага, Наилә Мәрдәновага, чараларны оештыру эшләрендә актив катнашучы Әсфәндияровлар, Латыйповлар гаиләләренә һәм дини бәйрәмнәрне үткәрүдә рухи яктан ярдәм иткән Хөинә апага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең алга таба да башкарасы эшләребез бик күп. Шуларның иң беренчесе – милләтебезне саклап калу өчен балаларыбызны үз телебездә сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Моның өчен безнең мөмкинлекләребез дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы да бар», - диде ул үзенең чыгышында.

Игра районы хакимияте җитәкчелеге кичәдә Наилә Касыймовага районның Мактау грамотасын тапшырды.

Кичәдә татар милли-мәдәни оешмасы белән үзара дустанә мөнәсәбәттә һәм бер-берсенә ярдәмләшеп торган рус, удмурт һәм немец оешмалары вәкилләре дә катнашты.