news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе узды

Бәйгедә катнашучы балаларның татар телендә матур итеп сөйләшә белүе мөһим.

(Арча, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арча районында балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде.

Ел саен район күләмендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе үткәрелә. Анда бакчаның иң сәләтле, тырыш баласы катнаша. Аның татар телендә матур итеп сөйләшә белүе дә мөһим, диелә хәбәрдә.

«Быел бакчабыз данын икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Габдрахманова Айзилә яклады. Аңа дуслары да ярдәмгә килде. Алар бергәләшеп „Сөмбеләдә кунакта“ күренешен күрсәттеләр. Татар халкының милли ризыгы — кыстыбый әзерләүне тәкъдим иттеләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Айзиләбез һәм аның иптәшләре чыгышы беренче урынга лаек булды. Балаларны котлыйбыз! Аларның әти- әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Алга таба да бергә-бергә җиңүләргә ирешергә язсын», — дип язалар Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасының Instagram битендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100