Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә эшсезләрнең яңа категориясе барлыкка килергә мөмкин
Инициатива авторлары фикеренчә, бу ковидка каршы кертелгән чикләүләр аркасында катлаулы финанс хәлендә калган оешмаларны сакларга ярдәм итәчәк.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Дәүләт Думасына эшсезләрнең яңа категориясен билгели торган закон проекты керттеләр. Авторлары — КПРФ депутатлары. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Коронавирус пандемиясе фонында «мәҗбүри эшсезләр» дигән категория булдырырга тәкъдим ителә. Моңа югары әзерлек, гадәттән тыш яки башка махсус хокукый режим аркасында эшчәнлеген вакытлыча туктаткан эш бирүче тарафыннан хезмәт килешү буенча эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар керә.
Бу очракта Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә пособие түләнә. Ул мондый категориягә кергән гражданның уртача айлык хезмәт хакыннан һәм яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Пособие эш бирүченең эшчәнлеген тыйган көннән түләнә башлый.
Шулай ук чикләүләр кертелү аркасында эшчәнлекләрен туктаткан үзмәшгульләрне һәм шәхси эшмәкәрләрне дә эшсез дип танырга тәкъдим ителә. Бу очракларда яшәү минимумыннан ким булмаган пособие түләнергә тиеш.
Инициатива авторлары фикеренчә, бу ковидка каршы кертелгән чикләүләр аркасында катлаулы финанс хәлендә калган оешмаларны сакларга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз