news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 яшьлек хатын-кызга йөрәк күчереп утыртканнар

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә тугызынчы тапкыр йөрәк трансплантациясен уңышлы үткәргәннәр.

Татарстанда 30 яшьлек хатын-кызга йөрәк күчереп утыртканнар
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда урнашкан төбәкара клиник-диагностика үзәгендә утыз яшьлек хатын-кызга йөрәк күчереп утыртканнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге үзәктә тугызынчы тапкыр йөрәк трансплантациясен уңышлы үткәргәннәр.

Түбән Камада яшәүче Лилия Йосыпованы йөрәк күчереп утырту операциясеннән соң хастаханәдән өенә җибәргәннәр инде.

Бер айдан соң Лилияне РКДҮдә операциядән соң беренче тапкыр тикшерү һәм консультация көтәләр, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot