Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Росстатта мошенникларның үзләрен исәпкә алучылар итеп күрсәтүләре турында әйттеләр
Халык санын алучыларның махсус униформага киенгән, аларда яктылыкны кире кайтаручы жилет, Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән фирма шарфы, үзләре белән исәпкә алу сумкасы, планшеты, шулай ук таныклыгы булыга тиеш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуның беренче атнасында мошенниклар белән булган бердәнбер очрак теркәлгән. Бу хакта журналистларга Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сөйләде, дип хәбәр итә «Российская газета».
Мошенниклар исәпкә алучылар рәвешендә фатирга керергә омтылган. Тик кешеләр исәпкә алучының ничек киенүен, нинди булуын яхшы белә, шунлыктан алар полиция чакырткан. Мондый очраклар башка билгеле түгел, — диде Смелов.
Росстатта халык санын алучылар махсус униформага киенгән, аларда яктылыкны кире кайтаручы жилет, Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән фирма шарфы, үзләре белән исәпкә алу сумкасы, планшеты, шулай ук паспорт күрсәткәндә гамәлдә булган таныклык булырга тиеш, дип искәрттеләр.
Россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында аларның ярдәменнән башка гына чараны уза ала. Электрон исәпкә алу кәгазен 11 млн россияле тутырган инде, бер атна эчендә барлыгы 14 млн ватандашыбыз исәпкә алынган.
Җанисәптә катнашу буенча иң актив төбәкләр арасында — Якутия, Мордовия, Тула һәм Сахалин өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы, Марий Эл Республикасы һәм Санкт-Петербург шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз