news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар ноябрьдә өстәмә ике көн ял итәчәк

Бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. „Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы ТР Законы нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100