news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар беренче кар фотолары һәм видеолары белән социаль челтәрләрдә бүлешә

Республиканың төрле районнарыннан төшерелгән фотосурәтләр социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Татарстанлылар беренче кар фотолары һәм видеолары белән социаль челтәрләрдә бүлешә
социаль челтәрләр

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы республиканың берничә районында яуган беренче карны фотога һәм видеога төшерә. Фотоларны социаль челтәрләрдә чыгаралар.

Иннополиста кар эре бөртекләр булып яуды һәм машиналарның түбәсен дә каплады, шунда ук эреп бетмәде.

Чүпрәледән социаль челтәрләрдән файдаланучы чирәмдә түшәлгән һәм саргайган агачларга сарылган беренче карның фотосурәтләре белән уртаклашты.

Иртән беренче кар бөртекләре Яшел Үзән халкын да сөендерде. Кукмарада кар әле яшел торган үләнне каплап, юка челтәр булып яткан. Чаллыда беренче карны видеога төшергәннәр. Кар бөртекләре һавада әйләнеп, җиргә чак төшеп җитә.

Беренче кар Казанда да яуды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100