news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын цифрлы күнекмәләргә өйрәтү өчен беренче программалар әзерләнде

Аерым алганда, шәхси цифрлы сертификатларга ия булучылар өчен маркетинг һәм медиа буенча тугыз программа төзелгән.

Татарстан халкын цифрлы күнекмәләргә өйрәтү өчен беренче программалар әзерләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Цифрлы күнекмәләргә бушлай укырга теләүчеләр өчен быел Татарстанда 30 белем бирү программасы әзерләнгән инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программалар проект сайтында каталогта урнаштырылган. 26 октябрьгә кадәр ул Университет 2035 - инициатива операторы белән тикшерелеп һәм килештерелеп, яңа курслар белән тулыландырылачак.

Аерым алганда, шәхси цифрлы сертификатларга ия булучылар өчен «Цифрлы маркетинг һәм медиа» юнәлеше буенча тугыз белем бирү программасын Иннополис Университеты һәм Илкүләм технологик инициативалар Белем бирү компетенцияләре үзәге әзерләде. Бу Иннополис университетыннан «Программалаштыру нигезләре. Тиз старт» башлангыч дәрәҗә курсы.

Шулай ук Илкүләм технологик инициативалар Белем бирү компетенцияләре үзәгенең башлангыч дәрәҗәдәге «Digital маркетинг һәм бизнес өчен медиа» һәм «Мәгарифтә цифрлы маркетинг һәм медиа», база дәрәҗәсендә - «Мәгарифтә цифрлы маркетинг һәм массакүләм коммуникацияләр», «Digital-маркетинг һәм махсус урта уку йортлары һәм югары уку йортлары өчен медиа», «Цифрлы маркетинг. Digital маркетолог - киләчәк һөнәре», «Digital - алга китеш. Цифрлы маркетинг. Кече бизнеска зур ярдәм», «Цифрлы маркетинг һәм медиа: үзеңне һәм үз бизнесыңны сына», «Цифрлы маркетинг инструментлары - сезнең һәм бизнесыгызның Турбо STARTы» курслары бар.                                          

«<...> белем бирү программасын сайлап алу 26 октябрьдән катнашучыларның теркәү формасын тикшерү нәтиҗәләре буенча ачык булачак», - диделәр министрлыкта.                 

Сертификатларны алу өчен гаризалар РФ цифрлы сертификат сайтында (цифровойсертификат.рф) 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Быел уку тулысынча дистанцион булачак һәм 1-25 ноябрьдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100