Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовиядә яшәүче аз керемле гаиләләр өчен Казанда киемнәр һәм яшелчәләр җыялар
Сентябрь ахырында җыелган әйберләрне Татарстан районнарына тапшырганнар.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдә Казанда аз керемле гаиләләр өчен әйберләр җыю акциясе була. Сентябрь азагында оештырылган акциядә җыелган барлык әйберләр Татарстан районнарына хәйрия складларына тапшырылды. Бу юлы әйберләрне җыю Мордовия гаиләләре өчен оештырыла. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Доброжитель» проекты кысаларындагы акция Карбышев урамы, 50 адресы буенча 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (2 кат, «Мөмкинлекләр галәме» балалар клубы) узачак.
Бу көнне балалар һәм өлкәннәр өчен яхшы халәттәге, чиста, тапларсыз, тишексез, ремонт таләп итми торган әйберләрне, балалар аяк киемнәрен кабул итәчәкләр. Халык шулай ук озак саклана торган сезонлы яшелчәләр — бәрәңге, суган, кишер алып килә ала. Моннан тыш, подгузниклар һәм гигиена чаралары (сабын, шампунь) кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.
«Доброжитель» — ул «Балаларга» һәм «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия оешмаларының уртак проекты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз