news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Рөстәм Гафаров билгеләнде

Моңа кадәр Гафаров шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде, социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләрен алып барды.

Казан Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Рөстәм Гафаров билгеләнде
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын Рөстәм Гафаров биләячәк. Элек ул шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде һәм социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләрен алып барды. IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы үзенең икенче сессиясендә яңа билгеләнеш турында карар кабул итте.

Яңа вазифада Гафаров Татарстан башкаласында тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм анда яшәүчеләр үзләрен тормышта таба алсын өчен шартлар тудыруга игътибар итәргә планлаштыра.

«Без яшь кешенең идеаль образын формалаштырабыз - ул мәдәни яктан үскән һәм иҗтимагый актив кеше. Ул Татарстанның ике дәүләт телен һәм бер чит ил телне ирекле белүче, гаиләле, ике яки өч баласы булган, Казанда алга карап карьера төзүче, спорт белән шөгыльләнүче яшь кеше», – дип сөйләде Гафаров.

ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасы 21 сентябрьдән бирле вакантлы иде. Ул вакытта Денис Калинкин бу вазифадан китте. Башкарма комитет башлыгы вазифасына конкурста дүрт кандидат катнашты, әмма финалга бары икесе генә үтте: Илсур Хисмәтуллин һәм Рөстәм Гафаров.

Рөстәм Гафаров Казанда 1965 елда туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Җирле үзидарә органнарында карьерасын 2006 елда Казанның Совет районы хакимиятендә башлый. 2010 елның маеннан алып 2018 елның октябренә кадәр Совет районы хакимияте башлыгы вазифасын башкара. 2018 елдан башлап шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100