Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мисырда моңарчы билгеле булмаган 30 саркофаг табылган
Табылган табутларны реставрацияләп, музейда урнаштырачаклар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Археологлар Мисырда Луксордагы Әл-Асасиф зираты янында 30 саркофагка юлыккан. Бу хакта җирле порталга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Фараоннарның 22нче династиясенә караган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бер метр тирәнлектәге агач төсле табутларда җирләнгән.
"Өч мең еллык табутлар яхшы сакланган, шул исәптән аларның төсләре һәм язулары да", — дип сөйләде Мисырның борынгы эшләре буенча Югары советының Генераль секретаре Мостафа Вәзири.
Табылган табутлар беркайчан да ачылмаган һәм аларга кагылмаганнар, дип ачыклык кертте Мисырның борынгы эшләре министры Халид әл-Инани.
Саркофагларны реставрациягә җибәрәчәкләр. Аннары аларны Зур Мисыр музеенда куярга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз