Татарстанда Җиңү бәйрәменә тулы әзерлек эшләре алып барыла

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан ветераннары һәм пенсионерлары иҗтимагый оешмасының Республика шурасы пленумы утырышы үтте
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан ветераннары һәм пенсионерлары иҗтимагый оешмасының Республика шурасы пленумы утырышы үтте. Анда рәсми затлардан ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы Сәрия Сабурская катнашты. Утырышны ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмасының Республика Шурасы рәисе Рәфис Әхмәтҗанов алып барды.
Пленум утырышында ТР Президентының “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуны билгеләп үтү турында“гы Карарын тормышка ашыру юнәлешендә ветеран оешмалары эше мәсьәләсе каралды. Ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмасының Республика Шурасы рәисе Рәфис Әхмәтҗанов үз чыгышында белдергәнчә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә Татарстан да үзенең зур өлешен кертте. Фронтка без 700 мең кешене озаттык. Шуларның 350 меңгә якыны фронт кырларында ятып калган. “Бүген без сугышта катнашучы ветераннарыбыз бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын дип тырышырга тиеш. Республикада ветераннар да күп калмаган бит. Бүген сугыш ветераннары - 11164, тыл хезмәтчәннәре 135314 белән санала. Аларның һәрберсен без исәптә тотарга, кирәк чакта, адреслы ярдәм күрсәтергә тиеш”, - дип белдерде Шура рәисе. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бәйрәмне уздыруга тулы әзерлек эшләре алып барыла. Мәсәлән, бу юнәлештә Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге ветераннар оешмалары эшен башка районнарга да үрнәк итеп китерергә була. Аларда һәр ветеран – игътибар үзәгендә. Бар чараларны шәһәр бюджеты финанслый. Һәр ветеранга торак шартларын яхшырту мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук республиканың Актаныш, Апас, Арча, Аксубай, Әлки, Балтач, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле. Яшел Үзән, Кукмара, Минзәлә һәм башка районнарда да бу эш югары дәрәҗәдә алып барыла.
Рәфис Әхмәтҗанов ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре сәламәтлеген кайгырту кирәклеген дә ассызыклап үтте. Хәзерге вакытта ветераннарның, инвалидларның бушлай дарулар алу белән бәйле булган социаль ташламадан ваз кичүе зур проблемага әйләнүе турында да әйтте. Аның фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә оптимальләштерү процессы баруы сугышта катнашучыларны нык борчый. Районнарда участок хастаханәләре ябыла. Аның урынында медицина ярдәмен бер участок табибы күрсәтә торган амбулатория пункты гына кала. Нәтиҗәдә бер табибка 30 торак пунктында яшәүче халыкка хезмәт күрсәтергә туры килә. Монда нинди сыйфатлы медицина ярдәме турында сүз барырга мөмкин?! Алай да, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннарыбызны онытмый: табиблар ветераннар сәламәтлеген даими тикшерә. Менә 2010 елга да министрлык барлык сугыш ветераннарына һәм инвалидларына диспансер шартларында медицина ярдәмен алырга мөмкинлек тудырачак. Бүгенге көндә барлык сугыш ветераннары да диярлек “инвалид” дип табыла. Нибары 79 кеше үз теләге белән инвалид группасын алудан баш тарта. Инвалидлык алган ветераннар федераль үзәк биргән барлык социаль ташламалардан файдалана.
Рәфис Әхмәтҗанов үз чыгышында белдергәнчә, ветераннар оешмалары 2006-2010 елларда ватанпәрвәрлекне тәрбияләү буенча Дәүләт программасын тормышка ашыруга да зур әһәмият бирә. Юбилейга хәзерлек кысаларында ветераннарның социаль хәлен яхшыртуга да игътибар ителә. Татарстанда 2 меңгә якын ветеран 31 интернат-йортта тәрбияләнә.
Утырышта Татарстан ветераннары һәм пенсионерлары иҗтимагый оешмасының Республика шурасы әгъзалары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сугыш ветераннарына диспансер шартларында ярдәм күрсәтүне оештыру чараларын күрергә, дарулар белән тәэмин ителешне яхшыртырга; ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына өйдә социаль-медицина ярдәмен күрсәтү, хезмәтләр сыйфатын күтәрү, эштә яңа технологияләрдән файдалану, шәфкатьлелек хезмәтләрен, өй шартларындагы хосписларны, карап тәрбияләүчеләр институтын булдыру кебек формалардан да киң файдаланырга тәкъдим итә.