news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте Пермьдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, алты кеше үлгән, тагын 24 кеше зыян күргән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Kazan Digital Week форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча Татарстан Хөкүмәте утырышы Пермь дәүләт университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте.

«Әйдәгез, Пермьдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алыйк. Бу зур фаҗига», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

20 сентябрьдә Пермь югары уку йортында атыш булды. Соңрак атучы студентны кулга алдылар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, алты кеше үлгән, тагын 24 кеше зыян күргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100