Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте кешене айныткычта тоту бәясенең нормативын раслады
Татарстан Министрлар Кабинеты карары 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстан Министрлар Кабинеты якындагы өч елга айныткычларда бер көн булу бәясе нормативын раслады. Бу карар Татарстан хокукый мәгълүматының рәсми порталында чыкты.
Әйтик, 2022 елда алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек халәтендәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын оештыруга һәм гамәлгә ашыруга айныткычларга бер көнгә 617,85 сум биреләчәк. Аннары бу сумма 619,38 сумга кадәр артачак, ә 2024 елда 620,96 сум булачак, диелә документта.
Карарда айныткычларда ятаклар саны да билгеләнгән. Казанда айныткычта 40 урын, Яр Чаллыда — 20, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай районнарында унар урын булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз