news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ачылды

Иң беренче курчагын Гөлкәй ханым әбисе истәлегенә багышлаган.

Түбән Камада үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ачылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Үзәк китапханәсендә «Авыл турында истәлекләр» дигән курчак күргәзмәсе ачылды. Аларны 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлкәй Вильданова әзерләгән.

Курчаклар кул астындагы төрле материаллардан: тукыма, җеп һәм киездән ясалган. Гөлкәй Вильданова геройлары — аның танышлары һәм туганнары. Иң беренче курчагын Гөлкәй ханым әбисе истәлегенә багышлаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мин авылда үстем, — дип сөйли автор. — Әбием яртылаш сукыр иде, әмма ул гомере буе бәйләде һәм текте. Гаиләбез бик зур: без биш кыз үстек, барыбызны да киендерергә, өс-башын карарга кирәк, ә акча юк, шуңа күрә үзебезгә тегәргә туры килде. Иҗатка һәм кул эшләренә мәхәббәт әбиемнән күчкәндер, мөгаен. Авыл коллекциясен ясаганда, үземнең бөтен балачагымны кабат күз алдыннан үткәрдем».

Гөлкәй Вильданова балалар бакчасында 20 елдан артык эшли. Сабыйларга китап укыганда, аның аларга әлеге әсәр геройларын да күрсәтәсе килгән. Әлеге хыялы аны курчаклар ясауга этәргән.

Күргәзмә Тукай исемендәге үзәк китапханәнең тармак әдәбияты залында эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100