news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ипподромы директоры вазифаларын башкаручы билгеләнде

Соңгы алты елда Марат Гыйльфанов «Казан» нәселле ат заводы» җәмгыятенең директоры булып эшләгән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы директоры вазифаларын башкаручы урынына Марат Гыйльфанов билгеләнде.

«Татспиртпром» матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Марат Гыйльфанов 2004 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә «бухгалтер хисабы һәм аудит» белгечлеге буенча икътисадчы дипломы алган.

Ул хезмәт карьерасын Казан сөт комбинатында башлаган, аннары «ВаминТатарстан» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ структураларында дәвам иткән. Соңгы алты елда «Казан» нәселле ат заводы» ҖЧҖнең директоры булып эшләгән.

Марат Гыйльфановка 39 яшь, өйләнгән, өч баласы бар.




news_right_1
news_right_2
news_bot