news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең осталык дәресләрен Интернеттан карап булачак

Ансамбль җыр, бию һәм уен коралларында уйнау буенча осталык дәресләре төшерә.

Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең осталык дәресләрен Интернеттан карап булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыр, бию һәм уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар төшерәчәк.

«Быел без Россия Президенты грантын оттык. Ул татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән. Татар биюе, җыры һәм уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар төшерәчәкбез. Октябрь уртасында бер атна съемкалар булачак. Ул видеоларны Интернет челтәрендә урнаштырабыз. Аларны ирекле рәвештә башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә карый ала», — дип сөйләде ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100