news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Меңьеллык баскычын төзекләндерәчәкләр

Шәһәр җитәкчелеге моннан 12 ел элек салынган баскычны быел торгызырга ниятли.

Алабугада Меңьеллык баскычын төзекләндерәчәкләр
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада Меңьеллык баскычын төзекләндерергә планлаштыралар.

Меңьеллык баскычы үз вакытында Алабуганың аскы һәм өске өлешләрен уңышлы тоташтырып торды. Ул 2009 елның 22 августында тантаналы төстә ачылган иде. Озынлыгы 370 метр булган, бут ташыннан торган баскыч таушалган хәлдә. Еллар буе аны беркем карамады.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр итүенчә, быел шәһәр җитәкчелеге баскычны төзекләндерергә карар кылган. 

Күп кенә алабугалылар өчен бу шатланырга бер сәбәп булыр. Кызганыч, шәһәргә саксыз караучылар да бар. Әлеге баскычның мәйданчыкларында ял итүчеләр үзләре артыннан чүп-чар өемнәре калдыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot