news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада адвокат, пристав һәм социаль яклау белгечләре бушлай консультация үткәрә

Очрашуга килүчеләр битлек кияргә тиеш.

Түбән Камада адвокат, пристав һәм социаль яклау белгечләре бушлай консультация үткәрә
e-nkama Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Баш федераль инспекторның Түбән Камада кабул итү бүлмәсендә шәһәр кешеләре өчен бушлай консультация биреләчәк. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 сентябрьдә 15.00-17.00 сәгатьләрдә шәһәрлеләрнең сорауларына адвокат (алдан язылу буенча), 23 сентябрьдә Суд приставлары хезмәтенең Түбән Кама бүлеге башлыклары Линар Нуруллин һәм Руфат Ярмөхәммәтов кабул итәчәк.

24 сентября Түбән Камада яшәүчеләргә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Камадагы Социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова консультация бирәчәк.

Очрашуга килүчеләр битлек кияргә тиеш. 8 (8555) 36-05-62 телефоны буенча язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot